Кайбыч районында наркотикларга каршы юнәлдерелгән “Уңышка илтүче юл” программасы буенча киңәшмә үтте

2013 елның 16 ноябре, шимбә

Әле шушы көннәрдә генә мәктәпләрнең класс җитәкчеләре өчен наркотикларга каршы юнәлдерелгән “Уңышка илтүче юл” программасы буенча киңәшмә үткәрелде.

Район Советының актлар залында узган әлеге киңәшмәдә 180 класс җитәкчесе, 19 балалар бакчасы мөдире катнашты. 12 ноябрьдә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә һәм “Миләшкәй” балалар бакчасында киңәшмәнең практик өлеше үтте. Аны Казандагы югары уку йортлары доцентлары Ирина Вахрушева, Ольга Мантонина, педагог-психолог Николай Туртышкин уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International