2025 елның 10 һәм 17 апрелендә республиканың барлык салым органнарында «ачык ишекләр көннәре» акциясе узачак. Бу көннәрдә салым инспекцияләре озайтылган режимда 9:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк. Димәк, эштән соң да сез үз сорауларыгызга җавап алу һәм 3-НДФЛ декларациясен онлайн режимда тутыру өчен вакыт таба алачаксыз.
Акция кысаларында теләгән һәркем түбәндәгеләр турында белә алачак
• консультация алырга: сезгә 3-НДФЛ декларациясен кемгә һәм нинди срокларда тапшырырга кирәклеге турында җентекләп сөйләячәкләр;
• салым тотып калулары турында белергә: белгечләр Сезгә нинди салым тотып калулары тиешлеген һәм аларны ничек алырга икәнен аңлатырлар;
• 3-НДФЛ декларациясен тапшырырга: кирәкле барлык документларыгыз булса, декларацияне шунда ук тапшыра аласыз;
• теләсә нинди сорау бирергә: бу көннәрдә НДФЛ салым салуга кагылышлы теләсә нинди сорауларга җавап алырга мөмкин;
• онлайн-сервислардан файдаланырга өйрәнергә: салым хезмәте хезмәткәрләре «физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» һәм башка файдалы онлайн-сервисларның мөмкинлекләре турында сөйләячәк, алар сезгә салым мәсьәләләрен мөстәкыйль хәл итәргә ярдәм итәчәк.