Кайбычлылар грант оттылар

2013 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үткәргән бәйгедә катнашучыларның алтысы да җиңүче дип табылды. Алар “Лизинг- грант” программасы буенча авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар алдылар.

Дүрт крестьян- фермерлык хуҗалыгы һәм бер шәхси эшмәкәр гамәлдәге программа нигезендә экскаватор, экскаватор бульдозер, “МТЗ- 8201” тракторларына ия булып, техникаларын яңарта алдылар. Икмәк-күмәч  җитештерү өчен заманча җиһаз отучы да бар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International