Кайбыч районында сәяси репрессиягә эләгеп, соңыннан акланган 16 кеше яши

2013 елның 30 октябре, чәршәмбе

30 октябрдә бөтен ил күләмендә сәяси корбаннарны искә алалар.

Әлеге көн нахакка яла ягылган, “халык дошманы” исеме астында җинаятьләрдә гаепләнгән кешеләрне яклау көне. 1991 елның 18 октябрендә Россиядә “Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү турында”гы закон кабул ителде. Шуннан соң илебездә гаепсезгә рәнҗетелгән кешеләрне аклау башланды. Халык дошманы исеме астында хөкем ителүчеләрнең эшләрен яңадан карап, аларны гаепсез дип тану чынбарлыкка әйләнде.  Безнең районда сәяси репрессиягә эләгеп, соңыннан акланган 16 кеше яши, шулар арасынннан Кече Кайбычта гомер кичерүче Хәдичә Абдуллина сәяси репрессия корбаны. Аларның барысына да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән рәхмәт сүзләре белән сугарылган открыткалар һәм азык-төлек пакетлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International