Яңа сервис торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. Кушымта аша күпфатирлы йортларда яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түлиләр һәм счетчик күрсәткечләрен тапшыралар.
"Госуслуги.Йорт " - Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә берьюлы файдаланыла торган йорт белән идарә итү буенча бердәнбер күпфункцияле сервис.
Функционал кулланучыларга җавап бирү вакыты чикләнгән онлайн-канал аша идарәче оешмадан кире элемтә алырга мөмкинлек бирә.
Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдән канәгать булмаган очракта, торак инспекциясенә мөрәҗәгатьләр аша идарәче оешмага йогынты ясау мөмкинлеге бирә.
Гомумйорт җыелышларын уздыру өчен барлык регионнар өчен дә мөмкин булган легитим онлайн-платформа.
Идарәче оешма чыгымнары буенча еллык хисапларны кулланучылар тарафыннан контрольдә тоту механизмы гамәлгә ашырылды.
Кушымтада халыкка йортта капиталь ремонт эшләренең составы һәм аны үткәрү сроклары турында мәгълүмат бирү бара.
Барлык счетчиклар буенча күрсәтмәләрне бер урында тапшыру. Күрсәтмәләрне тапшыру архивын карау мөмкинлеге.
Күрсәткечләрне билгеле бер вакытта тапшыру һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кирәклеге турында автомат рәвештә искә төшерү.
Йорттагы мөһим вакыйгалар турында мәгълүматны идарәче оешмадан турыдан – туры милекчеләргә мәгълүмати хәбәрләр функционалы аша тапшыру-мәгълүмат стендын һәркем файдалана алырлык электрон форматта алыштыру.
Торак милекчеләренең күршеләре белән мобиль кушымтадагы уңайлы чатлар ярдәмендә турыдан-туры аралашуы.
Кушымта rustore, AppStore, Google Play һәм AppGallery да йөкләп алырга мөмкин.