Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәктәп укучылары арасында язылган иң яхшы иншаларга бәйге игълан итте.
Әлеге бәйге Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән “2011-2013 елларда Татарстан Республикасы предприятиеләренә белгечләр беркетү максатында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру” максатчан программасын тормышка ашыру максатында үткәрелә. Эшче һәм инженер һөнәрләренең абруен күтәрү, укучыларда һөнәри-техник белем алуга кызыксыну уятуны күздә тоткан бәйгенең районда узган туры җиңүчеләре билгеле. Надеждино урта гомумбелем бирү мәктәбенең Х класс укучысы Евгения Парунова беренче, Борындык төп мәктәбенең IV класс укучысы Айзилә Абдрахманова – икенче, Олы Урсак мәктәбенең VIII класс укучысы Илнар Абдуллин өченче урынны яулады. Аларның иҗат эшләре министрлыкка бәйгенең икенче этабына җибәрелә.