БЕЛЕМЛЕ КУЛЛАНУЧЫ

2024 елның 24 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Кайбыч муниципаль районы буенча Зеленодольск территориаль органы хезмәткәре ай саен хуҗалык итүче субъектлар һәм кулланучылар өчен профилактик чаралар үткәрә. Бу юлы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлчәчәк Гафиятуллина «Пятерочка» кибетендә «Грамоталы кулланучы»акциясен уздырды.

Чараның максаты-халыкның кулланучылар белемен арттыру. Сәүдә объектына килүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында төрле телләрдә кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль темаларга мәгълүмати буклетлар һәм белешмәләр таратылды. Район халкы һәм кунаклары акциядә бик теләп катнаштылар, кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы барлык сорауларга квалификацияле җаваплар алдылар.

 

Әлеге кибет хезмәткәрләре өчен кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү буенча семинар-укулар оештырылды. Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында, дәгъваларны карау тәртибе һәм сроклары турында кирәкле мәгълүмат булу турындагы таләпләр аңлатылды. Товарда җитешсезлекләр табылганда кулланучылар белән Конфликтлы вәзгыятьләрне карау һәм аларны судка кадәр хәл итү мәсьәләләре кузгатылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International