14 сентябрь көнне "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең XXXVI конференциясенең икенче этабы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауга йомгак ясадылар, шулай ук "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк сәяси советы һәм төбәк сәяси советы Президиумы составларын яңарттылар.
Конференциядә партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, баш табиб Гөлнара Сафиуллина, район Советындагы депутатлар фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм партиянең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Рушания Лотфуллина катнашты.