Һәр көн безнең һәрберебез кулланучы ролендә чыгыш ясый, нинди дә булса хезмәт (эш) заказ бирә, шул исәптән җәмәгать транспортында йөрү, чәчтарашханәгә, җәмәгать туклануы предприятиеләренә, фитнес-үзәккә бару, дәвалау-профилактика оешмаларына мөрәҗәгать итү, посылка җибәрү, туристлык путевкасын рәсмиләштерү. Ләкин, хезмәт өчен түләгәндә, без һәрвакыт көтелгән нәтиҗәләргә ирешмибез.
Хезмәт күрсәтү очрагында бәхәсләр, кагыйдә буларак, ике очракта барлыкка килә:
- башкаручының эшне башкару (хезмәт күрсәтү) срокларын бозу;
- башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләрен ачыклау.