Халык арасында интернет-сәүдә популярлаша бара, чөнки товарларны интернет-кибет аша сату сатучылар өчен дә, сатып алучылар өчен дә уңайлы һәм отышлы. Кибеттә сатып алулардан аермалы буларак, дистанцион сатып алу ысулы белән товарны сайлау, заказлау һәм түләү моментлары, кагыйдә буларак, туры килми. Бу бәхәсле хәлләргә китерергә мөмкин.