Кайбыч мәктәпләре Казанда ярминкәдә катнашты

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе

21 сентябрьдә Казан базарында район мәктәпләренең традицион ярминкәсе оештырылды.

Анда районыбызның Чүти, Иске Тәрбит, Зур Подберезье, Федоровское, Хуҗа Хәсән урта мәктәпләре үзләренең мәктәп яны участокларында җитештергән суган, бәрәңге, кишер, кәбестә, кабак, ташкабак, алма, виноград, бодай белән сату итте. “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Венера Сафиуллина әйтүенчә, үзәк каршында эшләүче түгәрәкләрдә укучылар кулы белән эшләнгән әйберләр дә ярминкәгә килгән сатып алучыларда кызыксыну уяткан.

Аның әйтүенә караганда, шәһәр халкы якташларыбыз алып килгән товарларны бик теләп сатып алган. Ярминкәдә Иделаръягы зонасының башка районнарыннан килгән мәктәп коллективлары да катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International