Гөлинә Габдрахмановна “Авыл яшьләре” спорт уеннарында 16 килограммлы герне 115 тапкыр күтәрде

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Гөлинә Габдрахмановна “Авыл яшьләре” спорт уеннарында 16 килограммлы герне 115 тапкыр күтәрде

Агымдагы елның 11-15 сентябрендә Минзәлә шәһәрендә Татарстанның “Авыл яшьләре” дип исемләнгән сигезенче җәйге авыл спорт уеннары үтте.

43 муниципаль район арасында Кайбыч районы командасы да бар иде. Ярышлар спортның 13 төре буенча үтте. Якташлар бадминтон буенча үзләрен күрсәтә алды: Федоровское урта мәктәбе укучылары Екатерина Улитина һәм Илназ Әхмәтҗанов, республиканың иң көчле бадминтончылары белән уйнап, 9 урынны алды. Рамил Нуриев һәм Сергей Козин җитәкләгән команда спорт туризмы буенча 12 урынны яулады. Кече Мәме авылыннан Валерий Фомин һәм Юрий Дунаев, механизаторлар ярышында катнашып, 17 урынга чыкты. Гер спорты буенча чыгыш ясаган Гөлинә Габдрахманованы да билгеләп үтәргә кирәк. Ул, спортның бу төре буенча беренче тапкыр чыгыш ясап, 16 килограммлы герне 115 тапкыр күтәрә алды һәм Кукмара районы вәкиле белән шәхси исәптә өченче-дүртенче урыннарны бүлеште. Безнең җыелма командага волейбол командалары, шахмат һәм шашкачылар, өстәл теннисы уйнаучылар шактый очко китерде.

Республика күләмендә Саба җыелма командасы җиңүче булып танылды, икенче-өченче урыннар­да – Актаныш һәм Мамадыш районнары. Кайбыч яшьләре, Апас, Югары Ослан, Тәтеш һәм башка күрше район командаларын артта калдырып, 30 урынны алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International