Кошман мәктәбе укучылары “Белем дөньясы” Бөтенроссия дистанцион конкурсында җиңүгә иреште

2013 елның 13 сентябре, җомга

Җәй көне Кошман төп гомумбелем бирү мәктәбе укучылары III “Белем дөньясы” Бөтенроссия дистанцион конкурсында катнашканнар. Нәтиҗәләре укучыларны да, укытучыларын да шатландырырлык.

4 сыйныф укучысы Ләйсән Сәгъдиева математикадан 3 урын (җитәкчесе Резидә Сайранова), 5 сыйныф укучысы Эльвира Хәйретдинова 3 урын (җит. Алия Насретдинова), 8 нче сыйныф укучысы Илүзә Вилданова географиядән 2 урын (җит. Илсур Насретдинов) яулаган.

Җиңүчеләргә дипломнарны тантаналы линейкада мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International