1 сентябрьдән “Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы 196 нчы федераль закон һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында”гы федераль законның 28 нче маддәсе үз көченә керде. Кайбычта яңа законныңуңайсыз якларын татып караучылар да бар.
.jpg)
“Кайбыч” полиция бүлекчәсенең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре 3 сентябрьдә руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утыручы Мөрәле авылы кешесен тоткарлаган. Кайбыч җәмәгать суды аны машина йөртү таныклыгыннан ел ярымга мәхрүм итү һәм 30 мең сум күләмендә административ штрафка тарту турында карар чыгарган.
- Сез әйткән очрак 12.8 маддәнең беренче өлешенә туры килә. Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утыручыларга карата кертелгән бу яңалык машина хуҗалары арасында шактый бәхәс уятты, – диде ЮХИДИ хезмәткәре Илфат Әхмәтов, мәсьәләгә ачыклык кертүебезне үтенгәч. – 1 сентябрьдән мондый гамәл өчен 30 мең сум штраф түләргә һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан колак кагарга туры киләчәк. Ягъни, акча да түлисең, елдан артык рульгә дә утыра алмыйсың.
.jpg)
Илфат Әхмәтов башка яңалыкларга да тукталды. Беренчедән, исерек килеш руль артына утырган, күрсәтмә бирүдән баш тарткан, юл-транспорт һәлакәтеннән соң спиртлы эчемлекләр кулланмау таләбен үтәмәгән яки юлда туктамаган өчен югары суммада штрафлар билгеләнгән. Икенчедән, хәзер ике җәза – штраф һәм йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү икесе берьюлы билгеләнә ала (12.8, 12.26 нчы маддәләр һәм 12.27нче маддәнең 3 бүлеге). Элек алай түгел иде. “Административ хокук бозулар Кодексы”ның 12.1 маддәсе нигезендә, 10 көн эчендә исәпкә куймаган килеш транспорт чарасыннан файдаланган машина хуҗасына 500 дән 800 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Бу кагыйдәне кабат бозучыларга – 5000 сум штраф яки 1 айдан 3 айга кадәр таныклыктан мәхрүм ителү. 12.6 нчы маддә куркынычсызлык каешын эләктермәүче һәм мотошлем кимәүчеләргә карата катгый таләпләр куя – штраф 1000 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Машина йөртү таныклыгыннан башка рульгә утыручылар 5 меңнән 15 мең сумгача штрафка тартыла ала.
Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп тә, яңадан рульгә утырырга җөрьәт итүчеләргә җәза шактый кырысланды: я 30 мең сум штраф, я 15 тәүлеккә административ рәвештә иректән мәхрүм итү, я 100 сәгатьтән 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр. Таныклыгы булмавы өстенә, спиртлы эчемлекләр дә кулланган булса, 30 мең сум түләтәчәкләр, бу гамәлен кабат эшләсә – 50мең сум штраф һәм өч елга таныклыктан мәхрүм итү.
- Алкоголь һәм наркотик исереклек китереп чыгаручы матдәләр кулланган, тизлекне арттырган, юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомеренә зыян китергән өчен дә җәзалар катгыйланды. Транспорт чарасы белән вакытлыча идарә итәргә рөхсәт кәгазе бирү дә каралмаган. 1 сентябрьдән тагын бер яңалык: закон бозучылар машина йөртү таныклыгыннан бары тик суд карары чыкканнан соң гына мәхрүм ителәләр. Әгәр инде таныклыкны илтеп тапшырудан баш тарта икән – мәхрүм ителү вакыты озайтыла, 30 мең сум штраф һәм 100-200 сәгать мәҗбүри эшләр өстенә 15 тәүлеккә кадәр иректән мәхрүм ителү дә өстәлергә мөмкин, - дип аңлатты Илфат Әхмәтов.
Һәм иң “шатлыклы” хәбәр: машина йөртү таныклыгын яңадан кайтару өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан тотарга да туры киләчәк! Кагыйдәләрне үтәсәң, җаның тыныч, теләмәсәң – кесәң калын булсын, таныклыгыңнан колак кагуың да бар!
