Кайбычта гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буенча өйрәнүләр уза

2013 елның 13 сентябре, җомга

Соңгы вакытта район оешма, учреждение, предприятиеләрендәаеруча җанлылык сизелә. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы районныңгадәттән тыш хәлләргә әзерлеге буенча өйрәнүләр алып бара.

Шундый өйрәнүләр әле тагын өч атна дәвам итәчәк. Анда Гражданнар оборонасына караган барлык хезмәтләр, эвакуация-кабул итү комиссияләре, унсигез эвакуация кабул итү пункты катнаша. Авыл җирлекләренең, алар территориясендә урнашкан мәктәпләрнең гадәттән тыш хәл булган очракта Казан, Яшел Үзән шәһәрләреннән эвакуацияләнгән гражданнарны кабул итәргә әзерлеген карап, районга тулаем бәя бирәчәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International