“Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында Кайбыч район прокуратурасында ышаныч телефоны эшли

2013 елның 13 сентябре, җомга

“Наркотикларсыз тормыш” айлыгы кысаларында, төгәлрәге 16 октябрьдән 18енә кадәр Кайбыч район прокуратурасында ышаныч телефоны эшли – 8(84370) 21-0-64. Әлеге номер буенча шалтыратып, һәркем наркотикларга бәйле җинаятьләр турында хәбәр итә ала.

Наркотикларга бәйле кешеләр һәм аларның гаилә әгъзалары исә социаль-психологик яки медицина ярдәме алырга мөмкин. Җирле үзидарә органнарында, мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә, “Кайбыч” полиция бүлекчәсендә, Кайбыч суд приставлары хезмәтендә исә махсус тартмалар урнаштырылган. 20 сентябрьдә Кайбыч район прокуратурасында “Кайбыч” полиция бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм олы Кайбыч авыл җирлеге вәкилләре белән гражданнарны кабул итү оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International