Кайбычта малларны ярымаран ысулы белән асрауга күчерәләр

2013 елның 6 сентябре, җомга

Көзге яңгырлар җәйге лагерьларда терлекчеләргә өстәмә кыенлыклар тудыра. Маллар ярымаран ысулы белән асрауга күчерелә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге начальнигы Рафаэль Сөнгатуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта “Алтын кырлар” җәмгыятенең Багай, Корноухово, Надеждино филиалларында маллар җәйге лагерьлардан фермага кайтарылды һәм кышкы рационга күчерелде. Шулай да, көндезләрен терлекләрне көтү оештырыла. Тиздән “Гөбенә” агрофирмасы да малларын ярым аран ысулына күчерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International