Әлеге айлык 3-30 сентябрьдә Татарстанда милләтара һәм конфессиональара дуслыкны ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны кисәтү, халыкта террор күренешләре, экстремизм идеологиясе белән килешмәү фикере тудыру максатында уздырыла.
“Экстремизмга – Юк” айлыгы планы Татарстан Президенты карары белән расланган. Айлык барышында республка шәһәр-районнарында түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, “Экстремистик идеология: килеп чыгышы, формалары, профилактика” дигән муниципаль тыңлаулар, мәктәп укучылары арасында “Террорчылык һәм экстремизм – җәмгыятькә куркыныч тудыра” дигән иншалар һәм рәсемнәр бәйгесе, яшьләр белән очрашулар, башка профилактик чаралар үткәрү күздә тотыла.