Иске Тәрбиттә мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы үтте

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы кысаларында 28 августта Иске Тәрбит урта гомумбелем бирү мәктәбендә район мәктәпләре укытучылары катнашында ярышлар үтте.

Укытучылар спортның 100 метрга йөгерү, аркан тартышу, биеклеккә, озынлыкка сикерү, гер күтәрү, пневматик винтовкадан ату, кул көрәштерү, бадминтон төрләрендә көч сынашты. Дүрт сәгатьтән артык дәвам иткән бу ярышта районның иң көчле спортчылары ачыкланды. 29 августта укытучылар Янтик районындагы бассейнда йөзү буенча ярышта катнашта. Бу ярыш шулай ук республика күләмендә үткәреләчәк спартакиадага иң көчле спортчыларны сайлап алу максатында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International