Кайбычта белем көне – 2 сентябрьдә

2013 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, республика мәктәпләрендә Белем көненә багышланган танатаналы линейкалар 2 сентябрьдә уза.

Кайбыч мәгариф бүлегеннән хәбәр иткәнчә, безнең район мәктәпләрендә дә беренче кыңгырау шушы көнне яңгыраячак. Белем көнендә беренче дәрес Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышлана. Бердәм парламент дәресе барлык мәктәпләрдә дә уза. 3 сентябрьдә “Экстремизмга –Юк!”, 4 сентябрьдә “Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар!” дигән бердәм республика дәресләре үткәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International