Кайбыч “сәлкеш”ләре форумнан кубок белән кайтты

2013 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

17 августта II Халыкара “Сәләт” яшьләр уку-укыту форумыннан Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары зур җиңү белән кайтты.

Кайбыч “сәлкеш”ләре бу форумда биш көн дәвамында белемнәрен арттырды, мәдәни чараларда осталыкларын күрсәтте, спорт ярышларында көч сынашты. “Курчаклар” биюен оста итеп башкарган өчен алар “Сәләт”нең махсус кубогы белән бү­ләкләнде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин укучыларны шушы форумга ныклап әзерләгәннәре өчен мәктәп директоры Алия Биккуловага рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International