Акция Татарстанда 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИе игълан иткән бу профилактик чараның максаты – балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү. ЮХИДИ хезмәткәрләре айлык барышында мәктәпләрдә балалар, ата-аналарга юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләре турында аңлатачак. Шулай ук “Куркынычсыз зебра”, “Әдәпле шофер”, бала утырттып барган транспортта автокреслолар белән тәэмин ителешне тикшерү буенча “Балага – махсус кресло” акцияләре дә үткәрелә. Моңа 1-10 сентябрьдә үтүче “Бала – төп пассажир” ункөнлегендә аерым игътибар бирәчәкләр. “Игътибар, балалар!” акциясе Бөтенроссия күләмендә узучы “Шлем – барысына да баш” социаль проекты барган вакытка туры килә. 29 июльдән 15 сентябрьгә кадәр баручы проект мопед, скутер, мотоцикл, квадратциклда йөргәндә мотошлем куллануга юнәлдерелгән.