Федоровское урта мәктәбе укучыларны тукландыру буенча өченче урынны яулады

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы игълан иткән бәйге безнең район мәктәбенә җиңү китерде. 

“Укучыларның тиешенчә туклануын оештыру буенча авылдагы иң яхшы мәктәп ашханәсе” бәйгесендә Е.Тутаев исемендәге Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе республика буенча өченче урынны яулады. Әлеге бәйгедә 26 районнан 38 мәктәп ашханәсе катнашкан. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International