“Хөрмәтле Кайбычлылар! Мөхтәрәм дин кардәшләребез!
Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!
Әлеге бәйрәм көне эчкерсез елмаюларыгыз, игелекле гамәлләрегез белән тулсын. Рамазан аенда күрсәткән сабырлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек сыйфатларыбыз башка айларда да дәвам итсә иде. Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт биреп, халкыбызга, динебезгә, ватаныбызга хезмәт итәргә язса иде.
Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне арттырсын, йөрәкләребезгә җан җылысы, сөенеч, игелек һәм мәхәббәт нуры өстәсен!
Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим!