«Форпост» үзәге директоры Юрий Михайлов хәбәр иткәнчә, ярышлар иртәнге унда башланачак. Аларда оешма, учреждение хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, спортның чаңгы төрләре белән мавыгучы пенсионерлар катнаша.
Спорт бәйрәмендә катнашучыларны, традиция буенча, ботка һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кайбычлыларны ярышларда көтәләр.