Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч мәктәбендә парламент дәресе үткәрде

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Кайбыч мәктәбендә парламент дәресе үткәрде. Унынчы сыйныфлар белән узган "Без — Россия гражданнары" дип исемләнгән дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Альбина Хәйруллина алып барды. Альберт Илгизәрович хокуклар һәм бурычлар, законнар, РФ Конституциясе, Татарстанның Дәүләт символлары, район Советы һәм авыл җирлекләре депутатлары эшчәнлеге турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International