Кайбыч педагоглары Сингапур проекты буенча укуларда катнашты

2013 елның 31 июле, чәршәмбе

20-30 июль көннәрендә Казан шәһәрендә Сингапур проекты буенча укулар узды. Бу проект республикадагы фән укытучыларыныңһөнәри үсешен күтәрүгә юнәлдерелгән.

“Укытуның сыйфатын камилләштерү” дип исем­лән­гән проект  Президент Рөстәм Миңнеханов те­ләк­тәшлеге белән оештырылды. Әлеге укуларда район мәгълүмати-методик үзәк  директоры Свет­лана Петрова, методистлар Марина Русова, Ландыш Зыядиева, Мария Мөхетдинова, яшь буынга белем һәм тәрбия би­рүдә нәтиҗәле эшләүче мәктәп директорларының урынбасарлары Дано Гыйсмәтуллина, Нурия Сафина, Татьяна Власова катнашты.

Әлеге укулар тәмамланган  көнне “Казан” гранд-отелендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында зур тантана узды. Министр үз чыгышында әлеге проектның мәктәп­ләрдәге уку процессын тамырдан үзгәр­тергә, укытучыларның һәм укучыларның активлыгын арттырырга мөмкинлек би­рүенә тукталды.

Хәзер  методистлар алдында зур бурыч тора. Әлеге Сингапур укуларында алган белемнәрне Кайбычтагы укытучыларга да җиткерү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International