Кайбычлылар – турнир җиңүчесе

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Финалда Кайбыч һәм Апас командалары очрашты. Бу уенда кайбычлылар, 5:3 исәбенә җиңеп, турнир чемпионы исеменә лаек булды. Турнирда кайбычлылар – беренче, Апас командасы – икенче, Кама Тамагы командасы – өченче, “Городище” командасы дүртенче урынны яулады.
Турнир барышында иң яхшы уенчылар да билгеләнде. Кайбычлылардан Илдан Хәсәнов иң яхшы капкачы, Апастан Эльдар Хәлимов иң яхшы һөҗүмче, Кама Тамагыннан Николай Орловский иң яхшы сакчы булды. Күчмә кубокны, Мактау кәгазьләрен акчалата бүләкләрне Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International