Күптәнге традиция буенча Чүти урта мәктәбендә ел саен Раштуа бәйрәме уңаеннан ир-егетләр арасында волейбол буенча турнир үткәрелә. Быелгы ярышта Чүти, Олы Кайбыч, Мәлки, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Турминский һәм Тәтеш районының Байраш авылы командасы катнашты.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында һәр командага уңышлы уен, сәламәтлек теләде.
Кичке җидегә кадәр сузылган кискен көрәш барышында Олы Кайбыч авыл җирлеге командасы җиңүгә иреште. Иске Тәрбит командасы - икенче, Турминский егетләре – өченче урында. Мәлки командасына быел дүртенче урын белән генә чикләнергә туры килде. Бу ярышның төп спонсоры - Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов. Җиңүчеләргә һәм призерларга күчмә кубок, Мактау кәгазьләре һәм акчалата бүләкләрне ул спорт мәктәбе директоры Фәнил Миңнуллин белән бергә тапшырды. Командалар уенны оештыручыларга, кунакларны яхшы каршы алган хуҗаларга рәхмәт әйтеп таралышты.