Ябалакта сугыш каһарманнарының якты истәлегенә яңа һәйкәл төзергә җыеналар

2013 елның 24 июле, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында Ябалакта сугыш каһарманнарының якты истәлегенә яңа һәйкәл төзергә җыеналар.

Авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина әйтеп узганча, утыз еллап элек төзелгән һәйкәл инде җимерек хәлгә килгән. Шуңа да район җитәкчелеге һәм спонсор ярдәме белән яңасын төзү эшенә ке­реш­­кәннәр. Әле шушы көннәрдә генә аның тирә­сендә­ге карт агачларны кисеп, тирә-юнен тәртипкә китерделәр. Төзелешкә җитәрлек күләмдә кирпеч һәм тротуарга җәю өчен плитәләр кайтардылар. Яңа һәйкәл төзелеп беткәч, анда илебез азатлыгы өчен башларын салган авылдашларының яңадан язылган исемлеге куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International