Борындык мәктәбе директоры Рамил Гарәфиев Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булды

2013 елның 17 июле, чәршәмбе

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында узган коллегия утырышында республиканың мәгариф бүлекләре җитәкчеләре, мәгълүмати-методик үзәк директорлары һәм укытучылар чакырылган иде. Анда Кайбыч районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров та катнашты.

Утырышта бедәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре, яңа уку елына әзерлек, бердәм мәктәп формасы кертелү һәм уку әсбаплары белән тәэмин итү турында сөйләштеләр. Борындык төп гомумбелем бирү мәк­тәбе директоры Рамил Гарәфиев Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International