30 нчы ноябрьдә #ЖильёМолодымРТ туры эфиры үткәрелә

2021 елның 27 ноябре, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошинның 18.09.2021 ел, №55023-АП күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасында гамәлдә булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме чаралары һәм программалары турында яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә хәбәр итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, Министрлык тарафыннан 2021 нче елның 30 нчы ноябрендә #ЖильёМолодымРТ туры эфиры үткәрелә.
Турыдан-туры эфир программасында (zoom, YouTube мәйданчыкларында) «ДОМ.РФ» АҖ («Ташламалы ипотека» 7% ка кадәр яңа төзелгән йортларга, «Гаилә ипотекасы» 6% ка кадәр сатып алу һәм рефинанслау өчен, «Авыл ипотекасы» 3% ка кадәр), шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондының ташламалы шартларында яшь гаиләләр өчен торак шартларын яхшырту өчен учетка кую процедурасын гадиләштерү һәм цифрлаштыруны гамәлгә ашыру перспективалары тәкъдим ителәчәк.
Турыдан-туры эфир 2021 нче елның 30 нчы ноябрендә булачак (тоташтыру-17.15, тәмамлау – 18.30)

Мөстәкыйль тоташтыру өчен сылтама (муниципаль мәйданчыкта катнашмаганнар өчен)
https://www.youtube.com/c/Министерствоподеламмолодежи..

Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 8 (843) 222-92-06 Шәрифуллин Ирек Эльвир улы – дәүләт программаларын тормышка ашыру һәм үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International