24 февраль көнне Апас мәдәният йортында Фәйзулла Туишев исемендәге республикакүләм гармунчылар бәйгесенең зона туры узды. Биредә Кайбыч, Апас, Чүпрәле, Буа, Кама Тамагы районнарыннан килгән гармунчылар төрле номинацияләрдә көч сынаштылар.