8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне

2021 елның 8 июне, сишәмбе

 Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин игелек ле һөнәр ияләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте: 
– Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан кайнар котлыйм. Җәмгыятебез нинди генә үсеш юллары аша узмасын, кайгыртуга мохтаҗ кешеләр саны кимеми. Аларны дәүләт яклавы социаль хезмәткәрләрдән башка мөмкин булмас иде. Бу олы вазифаны башкару кешеләр тормышы өчен җаваплылык белән тыгыз бәйләнгән. Социаль хезмәткәр булу – үзеңне башкаларга багышлау дигән сүз. Бу – шәфкатьлелек, миһербанлылык, хезмәт сөю, кешеләрне ярату сыйфатын бергә җыйган һөнәр. Социаль хезмәткәрләрнең башкарган эше үтә катлаулы һәм киңкырлы. Һөнәри белемгә, күнекмәләргә ия булудан тыш, әлеге хезмәт югары әхлаклылыкка ия булуны, кеше язмышын ихлас тан кайгыртып, үзеңне моңа фидакарьләрчә багышлауны таләп итә. Районда социаль яклау учреждениеләренең киң челтәре булдырылган, алар халыкка хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләрен кертә, эшнең сыйфатын яхшырту турында кайгырта. Инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр – барысы да даими игътибар үзәгендә. Сезгә әлеге җаваплы эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, тормышыгызда иминлек һәм гаилә бәхете телим. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин игелек ле һөнәр ияләренә котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте: 
– Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан кайнар котлыйм. Җәмгыятебез нинди генә үсеш юллары аша узмасын, кайгыртуга мохтаҗ кешеләр саны кимеми. Аларны дәүләт яклавы социаль хезмәткәрләрдән башка мөмкин булмас иде. Бу олы вазифаны башкару кешеләр тормышы өчен җаваплылык белән тыгыз бәйләнгән. Социаль хезмәткәр булу – үзеңне башкаларга багышлау дигән сүз. Бу – шәфкатьлелек, миһербанлылык, хезмәт сөю, кешеләрне ярату сыйфатын бергә җыйган һөнәр. Социаль хезмәткәрләрнең башкарган эше үтә катлаулы һәм киңкырлы. Һөнәри белемгә, күнекмәләргә ия булудан тыш, әлеге хезмәт югары әхлаклылыкка ия булуны, кеше язмышын ихлас тан кайгыртып, үзеңне моңа фидакарьләрчә багышлауны таләп итә. Районда социаль яклау учреждениеләренең киң челтәре булдырылган, алар халыкка хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләрен кертә, эшнең сыйфатын яхшырту турында кайгырта. Инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр – барысы да даими игътибар үзәгендә. Сезгә әлеге җаваплы эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, тормышыгызда иминлек һәм гаилә бәхете телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International