Кичә Хуҗа Хәсән авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Утырышта катнашучылар алдында Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева 2020 елда авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында чыгыш ясады.
Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре һәм актуаль мәсьәләләре турында сөйләде, шул исәптән республикада федераль милли проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыруга җентекләп тукталды. «Татарстан Республикасы икътисады һәм социаль өлкәсе пандемия белән сынауны лаеклы үтәделәр, бу гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча алга таба бурычларны куярга һәм хәл итәргә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады министр.
Җыелыш ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин очрашуга йомгак ясады һәм җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде.