Бүген дүртенче чакырылыш Кайбыч район Советының беренче утырышына килгән ТР Президенты вәкиле, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгьзам Гобәйдуллин Кайбыч ягы музеенда да булды. Ул кайбычлыларның тарихи мирасны кадерләп саклавына соклануын белдерде. Музейны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев белән бергә карадылар. Экскурсияне музей директоры Илдар Шакиров үткәрде.