Бүген Кайбыч муниципаль районы Советының 4 чакырылыш беренче оештыру утырышы булды, анда депутатлар муниципаль берәмлек башлыгын һәм аның урынбасарын сайладылар. ТР Президенты вәкиле, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгьзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе - Абрамов Артем Юрьевич хөрмәтле кунаклар булды.
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башлыгы итеп Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы, Кайбыч муниципаль район башлыгы урынбасары итеп Хәялиев Рәмис Рафис улы сайланды.
.jpg)
.jpg)