Бүген сайлауда 83,28 процент тавыш җыйган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурация тантанасы үтте. Ул С. Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында алдагы биш елда республика белән идарә итүе турында ант бирде һәм вазифаларына кереште.