Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламәтлек саклау хезмәткәрләрен һәм ветераннарын медицина хезмәткәрләре көне белән котлый

2020 елның 21 июне, якшәмбе

– Район Советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Медицина хезмәткәре көне-табиблар гына түгел, фельдшерлар, шәфкать туташлары, кече персоналның да бәйрәме ул, чөнки бернинди заманча аппарат та сезнең авыруга игътибарлы мөнәсәбәтегезне алыштыра алмый.

Медицина хезмәткәрләре бәйрәмнәрне һәм ялларны белми, ул зур көч, түземлек, батырлык һәм рухи сизгерлек таләп итә. Пандемия чорында хезмәтегез өчен аерым рәхмәт. Сезнең өчен иң зур бүләк булып елмаючы һәм сәламәт тормыш шатлыгы бүләк иткән пациентларның рәхмәтле йөзләре булсын! Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, яңа һөнәри уңышлар һәм Кайбыч халкының сәламәтлеген һәм тормышын саклау буенча игелекле хезмәтегездә уңышлар телим. Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International