Музейда яңа экспонат

2020 елның 19 июне, җомга

Музейда яңа экспонат. Олы Кайбыч авылында яшәүче Зәйнуллина Фәридә Юныс кызы музейга экспонат бүләк итте. 1858 елда Россия империясенең Александр ІІ нең тәңкәсен ул үз участогында тапкан.

Полушка-19 нчы гасыр уртасындагы әйләнештә номинал буенча Россия империясенең иң кечкенә тәңкәсе. 1849-1867 елгы полушкалар чираттагы акчалата реформа вакытында кертелгән 32 сумлы тәңкә стопасы белән сугылган. Озак вакытлар тәңкәнең гомуми рәсеме үзгәрешсез калды.

Тәңкәнең аверсында императорның таҗы, ә реверста шулай ук таҗ астында-номиналның, чыгару елының һәм тәңкә сараеның билгеләмәсе сурәтләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International