"Урамнар аларның исемнәре белән аталды"

2020 елның 19 июне, җомга

Исеме Кайбыч тарихына кереп калган Фәсхетдин Ярхәмов Кызыл Армиягә алыну белән башта 31нче запастагы артиллерия полкында әзерлек курслары уза, 1942 ел августында Сталинград фронтында сугышка керә. 1943 елның августында Ярхәмов «Сталинград оборонасы өчен» медале белән бүләкләнә. Немецларны анда тар-мар иткәннән соң 8нче гвардия Армиясе составында хезмәт итә, 3нче Украина фронтында ул Кызыл Байрак орденлы «Суворов» пушка-артиллерия бригадасының взвод командиры ярдәмчесе итеп билгеләнә. 1944 елның июлендә 1нче Белоруссия фронтына җибәрелә. Эзтабарлар аның сугышчан бүләкләренең нинди батырлыклары өчен бирелгәнлеген ачыклаган. «Сугышчан батырлыклары өчен» медале. Батырлык кылган көне -1943 елның 10 октябре, бүләкләү турындагы әмер өч көннән соң чыккан. Әмердә: «Запорожье плацдармы. Бик көчле пулемет-миномет яңгыры астында команда урыныннан күзәтү пунктына кадәр телефон элемтәсен җайга салган, шуның белән дошманның ут ачу нокталарын ачыкларга мөмкинлек биргән. Бәрелеш 10 октябрь төнендә туктый, 2 меңнән артык немец солдаты һәм офицеры юкка чыгарылган». «Батырлык өчен» медале. Батырлык көне - 1945 елның 14 гыйнвары. Әмер 1945 елның 22 гыйнварында чыгарылган. Сугыш урыны: Висла елгасы, Магнушев плацдармы. Армия һөҗүмгә күчкәч, төп авырлык артиллерия җилкәсенә төшә, көчле томан төшүдән авиация ярдәмгә килә алмый. Сугышчылар бернигә карамый алга ыргыла, немецлар тар-мар ителә. Фәсхетдин Ярхәмов разведканы дәвам итә. «Кызыл Йолдыз» ордены. 1945 елның 13 февралендә Одер елгасы ярларының төньяк плацдармы. Дошманны өзлексез күзәтү оештырыла. Сугышның алты көне эчендә фашистларның өч зур төркеме ачыкланып, юкка чыгарыла. Берлинга 70 чакрым гына ара калган була. Бу батыр сугышчы Берлинны штурмга алганда яраланып, Харьков хәрби госпиталендә дәвалана. Сугышның башыннан алып ахырына кадәр сугышкан, күпме батырлыклар кылып дәүләт бүләкләренә ия булган Фәсхетдин Ярхәмовның орден-медальләренең кадере арту, документлары табылып тарих битләре яңару һичшиксез аның туганнары, якташлары өчен дә зур бүләк. Кайбычта да бу ветеранның якты истәлегенә багышлап урам исемен атаганнар. Аның сугыштан соңгы хезмәте дә бәяләп бетергесез.

Ул 1953 елдан алып 1969 елга кадәр «Правда» колхозын җитәкләгән кеше, туган төбәген үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән, лаеклы алмаш тәрбияләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International