Авыл иртәсе...Шушы сүзне әйтешкә минем күз алдымда иң беренче шыгырдап капка ачылу һәм шул капкадан тиз- тиз атлап ферма ягына китүче сыер савучылары
күз алдына килә. Алар өчен җил-давыл да, кар- буран да эшкә киртә түгел.Савымчы һөнәре элек- электән авыр һәм тыңгысыз һөнәрләрдән саналган.
1960-1970 елларда мәктәп эскәмиясеннән 15,16,17 яшьлек кызлар хуҗалыкка сыер савучы булып эшкә керешәләр.Яшь булуларына карамастан алар кыска вакыт өчендә эшне тиз үзләштерәләр, савымчы һөнәренең серләренә төшенергә тәҗрибәле остазлары ярдәмгә килә.Фермаларда эш тулысынча кул хезмәтенә корылган елларда группадагы 25-30 сыерны көн саен кул белән савуларын әле һаман искә төшерә алар. Еллар үткән саен яшь җилкәнчек кызларның хезмәттәге тәҗрибәсе дә арта бара.Хезмәт сөючәнлекләре, үҗәтлекләре, зур тырышлыклары нәтиҗәсендә үз эшен биш бармагы кебек белгән оста савымчыларга әйләнәләр.
Хәзер һәрберсенең саллы хезмәт стажы 40,30,20,15 ел белән санала, алар лаеклы ялда.Шушы еллар эчендә сөтне бергә кушсаң елгалар, диңгезләр булып агар иде.Үткән хезмәт елларының, җанлы шаһитлары булган күп санда бирелгән истәлекле бүләкләр, медальләр, рәхмәт сүзләре язылган дистәләрчә мактау кәгазьләре сөйли.Аларның хезмәт юлында маяклардай балкып торучы уңышлары, җиңүләре, матур күрсәткечләре аз түгел.
Шундый хезмәт сөючән, тәҗрибәле, намуслы, тыйнак эшчеләр хакында "Эш остасы- ил тоткасы" диләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)