«Наркотикларсыз тормыш»

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

2020 елның 1 июненнән 27 июненә кадәр Татарстан территориясендә «Наркотикларсыз тормыш» Республика наркотикларга каршы акциясе уза. Әлеге акция халыкара наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган.
   Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы республика халкын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә үз өлешен кертергә һәм «Наркотикларсыз тормыш»операциясендә катнашырга чакыра. Гражданнар наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле хокукка каршы эшчәнлек фактлары турында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының «02», «Ышаныч телефоны» 291-20-02, шулай ук яшәү урыны буенча полиция бүлегенә хәбәр итә алалар.

   Алынган мәгълүмат кичекмәстән тикшереләчәк, хокук бозучыларга карата законда каралган чаралар кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International