"Без - Тукай оныклары!"

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган ай. Без – Тукай оныклары. Телебез «Туган тел» ен тыңлап ачылган.  Кайда гына яшәсәк тә, кая гына барсак та, Тукай геройлары белән очрашабыз. Елга буенда Су анасы куңелгә шом сала. Урманга керсәк, Шүрәле искә төшә. Өйдән ерак китсәк, «Туган тел» не көйләп юанабыз...

 Тукай безне белем  алырга, хезмәтне яратырга өйрәтә. Ул балаларны бик яраткан, алар өчен матур шигырьләр, кызыклы әкиятләр язып калдырган. Ә балаларыбыз Тукайны яратамы, әкиятләрен укыймы, шигырьләрен ятлыймы соң?

Галия Кайбицкая исемендәге музей, район мәгариф бүлеге белән берлектә, бугеннән «Без - Тукай оныклары!» марафонына старт бирә. Марафонда 3 яшьтән 7 яшькәчә балалар катнаша ала. Моның өчен баланың Тукай шигырен сәнгатьле итеп сөйләгәнен видеотасмага яздырырга һәм язманы mk.kajb.museum@tatar.ru адресы буенча жибәрергә кирәк. Шигырьләрне әти-әниләр, апа-абыйлар белән бергә рольләргә бүлеп өйрәнергә дә мөмкин. Балагызның исем-фамилиясен, кайда яшәгәнлеген һәм яшен күрсәтергә онытмагыз.  Марафон барышы безнең инстаграм челтәрендәге muzeigaliikaybitskoy  битендә бирелеп барачак. Нәтиҗәләр Тукай туган көнендә - 26 апрельдә ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International