"Бакчачылык" юнәлеше буенча дәрес.

2020 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

    «Балачак унъеллыгы» чараларының планын тормышка ашыру буенча Кайбыч районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагогы Галиуллина Г.Р. «Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе программасы буенча чара үткәргән. Бу юнәлеш бакчачылык эшләренә өйрәтә, үз эченә туфрак, орлыклар, үсемлекләр утырту һәм карау, уңыш җыю һәм саклау эшләрен ала. Максаты-практик эшчәнлек аша хезмәт күнекмәләренә өйрәтү, баланың иҗади сәләтләрен үстерү.

   Яшь бакчачы остаз белән берлектә тәрәзә төбендә кечкенә генә бакчаны бизәү белән мәшгуль. Ул төрле төрдәге үсемлекләр, олылар хезмәте турында белем һәм күзаллаулар алды, үсемлекләрне, хезмәт гамәлләрен дөрес атарга өйрәнде. Аннары катнашучылар эш программасы, орлыклар утырту технологиясе белән таныштылар һәм эшкә тотындылар. Чәчәкләр орлыгы чәчү, борычны утырту һәм су сибү белән шөгыльләнделәр. Хәзер аларны карау, су сибәргә һәм күзәтергә кала. Тәрәзә төбендәге бакча балалар өчен тулы бер фәнни тәҗрибә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International