Социаль хезмәтләргә мохтаҗларны тану буенча вәкаләтләрне тапшыру турында

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

 Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы түбәндәгеләрне хәбәр итә: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында» 2026 елның 16 февралендәге 107 номерлы карары нигезендә 01.04.2026 елдан  гражданнарны социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ  дип тану һәм социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасын төзү буенча вәкаләтләр «Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» ДКУ га (алга таба - Үзәк) тапшырыла. Гражданнар тарафыннан социаль хезмәтләр күрсәтү турында гариза түбәндәге адрес буенча урнашкан үзәкнең бүлегенә тапшырыла: 

422330,Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Олы Кайбыч ав., Кояшлы бульвар ур., 7 й.

Бүлек мөдире: Камалетдинова Ландыш Марат кызы
Телефон: +7 (84370) 2-11-13.
E-Mail: kai.22@tatar.ru
Кайнар линия телефоны: 8-800-100-00-01
Алдан язылу телефоны: +7 (84370) 2-11-13

Күрсәтелгән хезмәткә гаризаны, шул исәптән электрон рәвештә, Россия Федерациясенең бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталы (ЕПГУ) аша бирергә мөмкин (https://www.gosuslugi.ru/652631/1/form)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International