Бүген Россия Кораллы Көчләре сафларына Колаңгыдан Максим Кирилловны һәм Янсуринскидан Владислав Сурнаевны озаттылар.
Туганнары, авылдашлары, җәмәгатьчелек вәкилләре аларга уңышлы хезмәт итүләрен теләделәр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән егетләргә котлау сүзләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров мөрәҗәгать итте. Ул аларга хәерле юл, лаеклы хезмәт итүләрен, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде, шулай ук аларның гаиләләренә истәлекле бүләкләр тапшырды.