Безнең район бадминтончылары Кама Тамагында узган ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

      17 ноябрь көнне Кама Тамагы районының «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең һәм команда беренчелегенең зона этабы узды.
       Турнирда Кайбыч, Буа, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары командалары катнашты.

       Команда беренчелеге 2005 елгы һәм кечерәк яшь категориясендә, команда чемпионаты – 2004 елгы һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге категорияләрдә узды.

        Безнең ике команда да Борындык һәм Федоровское авыллары уенчыларыннан төзелгән икенче урыннарны алдылар һәм 21-22 декабрьдә Казан шәһәрендә узачак финал этабына чыктылар. Аларга уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International