Мөрәле авылындагы тимераякта шуучылар Коломна шәһәрендә җыеннарда катнаштылар

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

          Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә 24 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр тимераякта шуу буенча уку- өйрәнү җыены булып узды. Әлеге җыенда физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин кул астында шөгыльләнүче Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбеннән укучылар - Асия Мадаминова, Айназ һәм Айнур Билалиевлар, Илназ Әхмәтҗанов да бар иде. 

          Алар Мәскәү өлкәсендә узган тимераякта шуу спорты буенча ачык беренчелектә дә үз көчләрен сынады һәм яхшы күрсәткечләргә иреште. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Мөрәле төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Асия Мадаминова 2 өлкәннәр разряды башкарган.

          Хәзер исә тимераякта шуучылар 23-24 ноябрьдә Түбән Новгородта узачак ярышларга әзерләнә. Аларга һәм аларның тренерына яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International