14 ноябрь көнне Кайбыч районының эшләүче яшьләре "Наше время - Безнең заман" VII эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестиваленең суперфиналында катнаштылар. Фестиваль Казанда Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексының концертлар залында узды. Безнең яшьләр татар рок-н-ролл стилендә куелган "Бер генә минутка" композициясе белән чыгыш ясады.